“Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” белән берлектә даими уздырыла торган интеллектуаль уен «Брейн Ринг» узды.
Биредә алтышар кешедән торган алты команда һәм иң кыю, көчле, белемле, шулай ук җитез, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Катнашучыларга интеллектуаль уен ошады. Алар мәсьәләләр авыр булуга карамастан, уен аша күп кенә кызыклы нәрсәләр белде, файдалы аралашудан ләззәт алды һәм уңай тәэсирләре белән уртаклашты.
Чарада 46 мөмкинлекләре чикләнгән кеше катнашты.