«Шатлык» приютында тәрбияче Лесан Галимзянова һәм музыкаль житәкче Татьяна Угарова тәрбияләнүчеләр арасында Туган тел көненә багышланган, “Туган тел” исеме астында шигырь сөйләүчеләрнең әдәби бәйгесен уздырды. Әлеге бәйгене үткәрүнең максаты туган телнең традицияләрен яңарту һәм сәләтле балаларны ачыклау иде.
Жюри составына район китапханәсе белгечләре чакырылган иде. Чарада балалар бик актив катнашты. Жюри әгъзалары аларның яхшы әзерлекле булуларын һәм иҗади якын килүләрен билгеләп үтте. Бигрәк тә кечкенә катнашучыларның чыгышлары, ихласлыклары һәм тырышлыклары бик ошады.