Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә "Язгы игелек атнасы" дәвам итә

2017 елның 21 апреле, җомга

"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Әлфия Исмәгыйлева һәм Роза Саубанова волонтерлар белән Югары Искубаш авылының скверын чистартты.

Чирмешән "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре инвалид балалар белән ком терапиясе уздырды.

Шулай ук, Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында психолог Римма Садыйкова җитәкчелегендә Милли донор көненә багышланган акция үткәрде.

Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә саф һавада тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар өчен спорт эстафетасы үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International