2017 нче елның 21 нче апрелендә «Язгы игелек атнасы» кысаларында Арча «Мәрхәмәтлек үзәге» психологы һәм кураторы Миләүшә Шәесламова белән берлектә Арча педагогия көллияте волонтерлары «Киләчәкне без үзебез төзибез» дигән девиз астында флешмоб үткәрде.
Психолог әйтүе буенча, мондый акцияләр яшьләрне берләштерә, ихтыяр көче тәрбияли һәм ирекле ярдәм күрсәтү идеяләрен алга сөрә.
Студентлар чарада зур кызыксыну белән катнашты.