"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнүчеләр "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып кайтты.
Чараның максаты булып буыннар арасында дустанә элемтәләр билгеләү торды.
Әлеге очрашуның инициаторы булып тернәкләнү курсы узучы ветераннар һәм инвалидлар торды. Алар авыр тормыш хәлендә калган балалар белән якыннанрак танышырга теләде.
Приют карамагындагы балалар ветераннар өчен конкурс, шигырь уку, музыкаль программалар әзерләде.
Визит ахырында ветераннар балаларга уенчыклар бүләк итте.