Бөгелмә "Ялкын" приюты китап укулар көненә багышланган чара үткәрде

2017 елның 21 апреле, җомга

"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Без бөтен гаиләбез белән укыйбыз" дигән чара узды.

Чарага приют карамагындагыларның ата-аналары да чакырылды. Ата-аналар һәм балаларны якынайту максатыннан, әниләр әкиятләр сөйләде, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде. Яшүсмерләр Эдуард Асадовның шигырьләрен тыңлады.

Бәйрәмнең кульминицая өлешендә приютта тәрбияләнүчеләр җитәкче Наталья Казанова һәм белгечләр Светлана Набережнова, Елена Гиршович белән эш белән тәэмин итү үзәгендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International