“Язгы игелеклелек атнасы игелекле эшләр эстафетасы” Республика иреклеләр акциясе кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева һәм психолог Маргарита Матвеева саф һавада "Актив спорт – сәламәтлек нигезе!" дип исемләнгән чара үткәрде.
Тернәкләнүчеләр ике командага бүленеп, спорт бәйгеләрендә актив катнашты. Катнашучыларда "Вышибалы" конкурсы зур кызыксыну уятты.