Гаиләдә китап уку гореф-гадәтен яңарту максаты белән гаилә һәм балалар социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдә булдылар. Әлеге чара “Әти, әни, мин – укучы гаилә” девизы астында үтте. Чөнки нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә.
Гаилә белән берлектә төрле әкиятләр, шигырьләр, кызыклы әйтем һәм мәкальләр укыдылар. Балалар табышмакларга җавап эзләде, үзләре укыган, белгән әкиятләрне искә төшерде.
Белгечләр фикеренчә, гаилә белән бергәләп китап укулар балаларга китапка карата дөрес мөнәсәбәт, сакчыл караш тәрбияләүнең мөһим чарасы булып тора.