Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Язгы игелек атнасы” кысаларында “Балаларга елмаю өләшү” дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу чарасы үткәрелде.
Әлеге чараны Арча педогогия көллияте волонтерлары үткәрде. Үзәктә тәрбияләнүче балалалар волонтерлар белән берлектә шаян, күңелле музыка астында уеннар, конкурсларда катнашты. Бию күнекмәләре белән берлектә шаян балачак җырларын җырлап, биеде. Чараның ахырында һәр бала шарга “Елмаю”ясарга тиеш иде, бу конкурстан балалар канәгатьләнү хисе, шатлык алды.
Фания Мусолямова сүзләренчә, барлык балалар да актив катнаштылар, йөзләре елмаю һәм шатлык белән балкып торды. Мондый чаралар балаларның белемнәрен киңәйтә, дустанә мөнәсәбәтләрен ныгыта, иҗади сәләтләрен арттыра.