"Язгы игелек атнасы" кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Регина Охотникова социаль ярдәм күрсәтү карамагында торучы балалар арасында физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Дәрес башында балаларга "сәламәтлек"нең нәрсә аңлатуы турында сөйләргә тәкъдим ителде.
Аннары катнашучылар ике командага бүленеп, "Минем организм" викторинасы һәм "Көн режимы" конкурсында катнашты.