Куркынычсыз балачак" технологиясе буенча Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Әлфия Байковой инвалид балалар арасында "Үз-үзеңне тоту культурасы" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр Быков В.А. ярдәме белән Н.Э. Баумана исемндәге Казан Дәүләт Ветеринар Академиясенә барды. Балалар биология һәм зоология кафедрасының зоологик музеендә булды. Биредә балалар төрле җәнлекләрнең экспонатлары белән танышты.
Бөгелмә "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара гаилә көненә багышланган "Гаилә – бөек кыйммәт" конкурс-уен чарасы узды
Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева Халыкара гаилә көненә багышланган тематик чара үткәрде.
Бүген, 17 майда ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә пенсионерлар һәм инвалидлар арасында "Минем Татарстан" темасына КВН үткәрелде.
Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтен үстерү максатыннан агымдагы елның апрельдән май аена кадәр социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмат-методика үзәге "Минем туган Татарстан" балалар рәсеме конкурсы уздырды.
"Маркетинговый визит" чара кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге “Зәй кирпеч заводы” ҖЧҖ вәкилләре белән очрашты.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 16 нче май көненә Казанның халыкын эш белән тәэмин итү үзәгендә 4481 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 151 кешегә азрак.
Бүген, 17 майда, Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 16 нче май көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 435 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 391 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,7% күрсәткечен тәшкил итте.