Бүген, 17 майда, Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Ярминкәдә Әлмәт шәһәренең түбәндәге 11 предприятие һәм оешманың кадрлар бүлеге вәкилләр катнашты: «Альметьевское ПОПАТ» АҖ, "Әлмәт машина төзелеше заводы" ҖЧҖ, Балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәге, "АКИБАНК" Филиалы, "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" МБУ, "БлескСервисАльметьеск" ҖЧҖ, "Смарт" ҖЧҖ, "Таттелеком" ҖАҖ һәм башкалар.
Эш эзләүчеләргә автобус йөртүче, механик, токарь, слесарь-ремонтчы, шәфкать туташы, врач (хирург, ортопед, кардиолог, гинеколог, невролог, травматологик бүлегенең травматолог), ветеринария фельдшеры, табиб ярдәмчесе - эпидемиолог, менеджер, сатучы-консультант, полиция эксперты (финанс экспертизасы) әгъзасы кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.
Әлеге чарага 115 кеше килде, шул исәптән 41 инвалид. 14 граждан вакантлы урыннарга чакыру алды, 13 кеше тест язу узды.