Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтен үстерү максатыннан агымдагы елның апрельдән май аена кадәр социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмат-методика үзәге "Минем туган Татарстан" балалар рәсеме конкурсы уздырды.
Конкурста бөтен республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре карамагындагы балалар катнашты.
Компетентлы жюри тулысынча конкурсның үзенчәлеген чагылдыручы8 рәсемне сайлады. Җиңүче дип түбәндәгеләр танылды: Әгерҗе районыннан Ангелина Ветошкина (13 яшь) һәм Анна Ефимова (16 яшь), Менделеевск районыннан Света Андреева (13 яшь) һәм Катя Гурьянова (14 яшь), Чүпрәле районыннан Илшат Баһаветдинов (11 яшь), Алабуга районыннан Шат Сарсадских (9 яшь) һәм Алия Мирзаянова (12 ел), Мамадыш районыннан Екатерина Михеева (12 яшь).