ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итү максатларыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Бахтигареева, Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча надзор һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Тимерханов белән берлектә автоматик янгын сигнализациясен тикшерү буенча рейдлар оештырылды.

 

Кичә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге белгечләре белән берлектә Кайбыч районында балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү актуаль мәсьәләләре буенча зональ супервизиясе оештырды.

 

Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы Алия Мирзаянова декоратив-гамәли иҗат төбәк гаилә конкурсында җиңде.

 

Кичә Менделеевск районы хакимиятенең актлар залында предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре белән инвалидларны эшкә урнаштыру буенча киңәшмә узды.

 

"PROFF-навигатор" проекты кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мобиль офисы Яңа Спас гомуми белем мәктәбендә һөнәри юнәлеш биүче чара үткәрү өчен булып кайтты.

 

Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Осиново авылында күчмә чара үткәрде.

 

 


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре авыл җирлеге вәкилләре белән берлектә ялгыз яшәүче 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшькә кадәрге гражданнарның яшәү шартын тикшерү максатыннан районның торак пунктларында күчмә чаралар үткәрә.

 

 

Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар һәм аларның ата-аналы өчен җыр конкурсы оештырылды.

 

Халыкара гаилә көне кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Любовь Таирова "Без бергә бәхетле" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

 

«Шатлык» приютында психолог Р.Н. Садыкова кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Синең хисләрең” темасына социаль технологиясенә нигезләнеп, тәрбияләнүчеләрнең наркотикларга карашларын фикерләү буенча дәрес үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International