Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева Халыкара гаилә көненә багышланган тематик чара үткәрде.
Социаль хезмәт алучылар әлеге чарада актив катнашты. Казан шәһәреннән Фәридә Болгареева шигырьләр сөйләде, Мария Фомина рус халык җырлары җырлады.
Чара кысаларында шулай ук төрле конкурслар үткәрелде: "Сүз җый!", "Мозаика". Чара ахырында барлык катнашучылар да бию биеде.