Бүген, 17 майда ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә пенсионерлар һәм инвалидлар арасында "Минем Татарстан" темасына КВН үткәрелде.
Чараның максаты булып тернәкләнүчеләрне татар халык авыз иҗаты белән таныштыру торды.
Оештыручылар социаль хезмәт алучыларга Татарстанның матурлыгын, үзенчәлеген күрсәтергә тырышты.