Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,7% күрсәткечен тәшкил итте

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 16 нче май көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 435 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 391 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,7% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 31 672гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4889 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,45 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 677 кеше эшсез дип танылган, шуларның 626е – моңа кадәр хезмәт куйган. 137 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International