"Наркотикларсыз тормыш" халыкара акциясе кысаларында Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы "Большие Ключи" тернәкләндерү үзәгенә бады.
Балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән "Гнездышко" социаль приютында танып-белү чарасы узды. Кунакка тәрбияләнүчеләр янына "Яшел Үзән электр челтәрләре" оешмасы вәкилләре килде.
Питрәч “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр белән «Җир шарын балаларга бирәчәкбез» дип исемләнгән дәрес булып узды. Элеге дәреснең төп бурычы балаларга үз хокуклары һәм ирекләре, башка кешеләргә хөрмәт һәм түземлелек, аларның хокукларына аңлатма бирү иде.
Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында бәйрәм чарасы үткәрде. Чарада аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
“Шатлык” приюты карамагындагы мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләр Закалова О.Ю. җитәкчелегендә “Балалар тормыш чәчәге” дигән коллектив аппликациясе ясады.
Кичә Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Балачак – димәк БЕЗ!" дип исемләнгән чара узды.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Бәхетле балачак" тасмасында арт-терапия үткәрде.
Кичә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Агафья Хәертдинова 1-нче номерлы мәктәп базасында балаларны яклау көненә багышланган "Һәрвакыт булсын кояш" дип исемләнгән квест-уен үткәрде.
Балаларны яклау көнендә Зәй районында Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта үз эченә "баллы ризыклар фестивале", "караоке - баттл", "мастер Шеф Балалар", сабын куыгы буенча шоу, шахмат буенча ярышлар, батут, аттракционнар, рәсем ясау буенча мастер-класслар алган чаралар программасы оештырылды.
Бүген, 1 июньдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.