Яшел Үзән "Гнездышко" приюты янәдән кунаклар кабул итә

2017 елның 2 июне, җомга

Балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән "Гнездышко" социаль приютында танып-белү чарасы узды. Кунакка тәрбияләнүчеләр янына "Яшел Үзән электр челтәрләре" оешмасы вәкилләре килде.

Очрашу кысаларында кунаклар әкияти формада электр, электр приборлар белән ничек дөрес итеп файдаланырга һәм аларны куллану вакытында нәрсә эшләргә ярамаганлыгы турында сөйләде.

Чара ахырында балаларга татлы бүләкләр, карандаш, көндәлек һәм өстәл уеннары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International