Питрәч “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр белән «Җир шарын балаларга бирәчәкбез» дип исемләнгән дәрес булып узды. Элеге дәреснең төп бурычы балаларга үз хокуклары һәм ирекләре, башка кешеләргә хөрмәт һәм түземлелек, аларның хокукларына аңлатма бирү иде.
Тәрбияләнүче балалар дәрес барышында бик игътибарлы булды, үзләренә бирелгән җавапларга, табышмакларга бик теләп җавап бирде.
Дәрес ахырында, балалар матур плакат ясады, плакатта җир шары һәм күгәрчен сүрәтләнгән иде.