"Шәфкать" үзәге социаль педагогы гадәти булмаган чара оештырды

2017 елның 2 июне, җомга

Кичә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Агафья Хәертдинова 1-нче номерлы мәктәп базасында балаларны яклау көненә багышланган "Һәрвакыт булсын кояш" дип исемләнгән квест-уен үткәрде.

Әлеге чараның максаты булып балаларның иҗади потенциалын үстерү, мөмкинлекләрен тормышка ашыру торды.

"Бу көн балаларга багышланган иде. Алар өчен әкият терапиясе технологияләре кулланып, төрле уеннар оештырылды", - дип сөйләде оештыручы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International