Кичә Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Балачак – димәк БЕЗ!" дип исемләнгән чара узды.
Уен формасында үзәк белгечләре катнашучыларга төп бала хокуклары турында сөйләде. Балалар һәм ата-аналар сораулар һәм табышмакларга җавап бирде.
Бәйрәм ахырында “Бала хокуклары" рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Чара катнашучыларга татлы призлар өләшү белән тәмамланды.