Бүген, 1 июньдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.
Чарада шәһәрнең түбәндәге 5 предприятие һәм оешмаларының кадрлар бүлеге хезмәткәрләре катнашты: «Центр содействия молодежи», «Альметьевская чулочно-носочная фабрика «Алсу» ҖЧҖ, «Региональная сеть предприятий питания» ҖЧҖ, "ЖЭУ №7" ҖЧҖ.
Ярминкәгә килүчеләргә 240тан артык вакансия тәкъдим ителде
Эш бирүчеләр белән очрашуга 148 кеше килде, алга таба эшкә урнашу өчен 50 юнәлеш бирелде.