Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Бәхетле балачак" тасмасында арт-терапия үткәрде.
Чарада "Волонтер" үзәге ктивистлары актив катнашты. Алар төрле яшьтәге балаларны рәсем ясарга җәлеп итте.
Бүлек белгечләре тарафыннан игътибарлык, җитезлеккә төрле уеннар да оештырылды.
Чара ахырында барлык катнашучылар да оештыручылардан татлы призлар һәм бүләкләр алды.