"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Регина Охотникова тарафыннан "Балачак иле" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде.
Питрәч районы “Шатлык” приютында мәктәп яшендәге балалар белән патриотик тәрбия бирү буенча “Россия- минем өем” исемле чара узды.
Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкән гражданнар алдында Кукмара үзәк хастаханәсенең дәвалау буенча баш табиб урынбасары Рашат Җиһаншин лекция белән чыгыш ясады.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 6 нчы июнь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 845 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 206 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,67% күрсәткечен тәшкил итте.
Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4284 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 27 кешегә азрак. Шулай итеп, Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,71% күрсәткечен тәшкил итте.
8 июнь көнне Казанда “Инклюзион” инклюзив театр мәгарифе мәктәпләренең төбәк челтәре филиалы ачылачак. Әлеге мәктәп Алишер Усмановның "Сәнгать, фән һәм спорт" Хәйрия фонды ярдәмендә төрле мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен булдырылачак. Партнеры һәм мәйданчыгы булып “Угол” иҗади лаборатория торачак.
Халыкара балаларны яклау көнендә Кама Аланында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Радуга" балалар иҗаты үзәге педагоглары һәм "Алан" яшьләр үзәге белән бергә төрле категория гаиләләреннән 124 бала өчен "Күңелле карусель" дигән бәйрәм чарасы оештырды.
5-6 июньдә Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "МастерПрофи" ҖЧҖ психологлары белән берлектә югары һәм урта һөнәри белеме булган эшсез гражданнар өчен социаль адаптация һәм психологик ярдәм күрсәтү дәресләре үткәрде.
Кичә, 6 июньдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Великий и могучий русский язык" дип исемләнгән интеллектуаль уен узды.
“Балигъ булмаганнарны дәрестән тыш һәм каникул вакытында эш белән тәэмин итү” технологияләре кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгеч Гөлназ Веселовская СТОС рәисе Галина Зюмова белән берлектә № 9 социаль участогында асфальтта рәсем конкурсы үткәрде.