Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4284 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 27 кешегә азрак. Шулай итеп, Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,71% күрсәткечен тәшкил итте.

Шулай ук, Яр Чаллы, Түбән Кама, һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 340, 1 094 һәм 342 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Чистайда 49, Яшел Үзәндә 4, Алабугада 3, Менделеевскта 2 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International