“Балигъ булмаганнарны дәрестән тыш һәм каникул вакытында эш белән тәэмин итү” технологияләре кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгеч Гөлназ Веселовская СТОС рәисе Галина Зюмова белән берлектә № 9 социаль участогында асфальтта рәсем конкурсы үткәрде.
Чара башында белгеч 1 июнь көнне нинди бәйрәм билгеләп үтүе турында искә төшерде. Аннан соң, балаларга асфальтта үзенең бәхетле балачакларын ясарга тәкъдим ителде. Һәр рәсем үзенчәлекле иде.
Чара ахырында барлык катнашучылар татлы бүләкләр алды.