"Веста" үзәге психологы балигъ булмаганнар өчен төркемле дәрес үткәрде

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Регина Охотникова тарафыннан "Балачак иле" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде.

Чараның максаты булып уңай эмоциональ фон булдыру, психоэмоциональ көчәнеш төшерү торды. Дәрес барышында психолог катнашучыларга билгеле бер төс, тавыш һәм ис аркылы киеренкелекне төшерү, кәеф күтәрү турында сөйләде.

Алга таба балалар тренинг күнегүләр башкарды. Дәрес барышында балалар эчке хисен тыңларга өйрәнде.

Соңыннан балалар тәэсирләре белән уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International