5-6 июньдә Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "МастерПрофи" ҖЧҖ психологлары белән берлектә югары һәм урта һөнәри белеме булган эшсез гражданнар өчен социаль адаптация һәм психологик ярдәм күрсәтү дәресләре үткәрде.
Чараның төп темасы телефоны аша һәм шәхсән эш бирүче белән әңгәмә коруга багышланды. Биредә эш бирүчегә телефон аша шалтырату максаты, телефон аша шалтырату өстенлекләре һәм кимчелекләре, әңгәмәдә үзеңне тоту кагыйдәләре һәм башка күп сораулар каралды.
Ахырда гражданнар мөстәкыйль эш эзләү, резюме төзү, эшлекле әңгәмә үткәрү күнекмәләре алды.