Питрәч районы “Шатлык” приютында мәктәп яшендәге балалар белән патриотик тәрбия бирү буенча “Россия- минем өем” исемле чара узды.
Социаль педагог Закалова Оксана Юрьевна “Россия- минем Ватаным” исемле видео-презентация күрсәтте, туган якның матурлыгы, байлыгы турында сөйләде. Балалар илдә күп милләтле халык яшәгәне һәм 12 июндә Россия көнен бәйрәм ителүе турында белде. Бу бәйрәм дәүләтебездә 1994 нче елдан билгеләп үтелә.
Чарадан соң педагог викторина үткәрде. Алган белемнәре чара дәвамында, сорауларга һәм биремнәргә җиңел җавап бирергә булышты. Балалар Ватанның чын патриотлары икәнлекләрен күрсәтте.