Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкән гражданнар алдында Кукмара үзәк хастаханәсенең дәвалау буенча баш табиб урынбасары Рашат Җиһаншин лекция белән чыгыш ясады.
Бу чара социаль тернәкләндерү курсы узучы гражданнар өчен үткәрелә. Тернәкләнүчеләр һәм үзәк хезмәткәрләре лекцияне тыңлады, күп сораулар бирде.