"Веста" үзәгенең яшь социаль хезмәт алучылары мультипликатор ролендә булып карады

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

"Лестница" социаль технологиясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова волонтерлар белән берлектә анимацион студия оештырды.

Чара башында катнашучылар үз куллары белән кирәкле декорация эшләде. Аннары эшләнгән материаллардан балалар мультфильм геройлары, тиешле сюжет төзеде.

Төшерү процессында пространстволы фикерләү, фантазия үстерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International