Яр Чаллы "Асылташ" социаль приютында Россия көненә багышланган чаралар узды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Әйтик, учреждениедә "Бөек илнең бөек символлары" дип исемләнгән патриотизм сәгате оештырылды. Чара бәйрәмнең тарихын искә алу белән башланып китте.

Балалар әңгәмәдә актив катнашты, сорауларга җавап бирде.

Россия көнен яшь патриотлар Җиңү Паркында билгеләп үтте. Бәйрәмдә балалар әкият геройлары белән очрашты, рәхәтләнеп биеде, табышмакларга җавап бирде.

Приютта шулай ук бәйрәмгә багышланган өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Балигъ булмаганнар тапкырлыкка көч сынашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International