"Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында Түбән Кама наркология диспансерында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре стационар дәвалауда торучы 10 гражданга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәт күрсәтте.
Чарада катнашучылар эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү һәм башка мәгълүмат алды.
Консультация барышында һөнәри өлкә билгеләнде, индивидуаль үзенчәлекләрне исәпкә алып, һөнәрләр тәкъдим ителде.