Бөгелмә социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә саклык дәресе узды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Җәй җиткәч балаларның күпчелек вакыты урамда уза. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Равия Хәйретдинова һәм Ольга Колганова балалар өчен саклык дәресе үткәрде.

Кинотренинг яшүсмерләрне куркынычсыз тормышның бик мөһим кагыйдәләре белән таныштырды. Мультфильм караганнан соң, балалар сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң, балалар тест язды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International