Кичә Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаганнар арасында Россия көненә багышланган рәсем конкурсы оештырды.
Бәйгенең максаты булып балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, Ватан турында белемнәрен арттыру торды.
Чара тантаналы шартларда узды, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булды. Балаларга дипломнар, матур, истәлекле бүләкләр тапшырылды.