"Сәламәтлек әлифбасы" курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Евлентьева 6 нчы социаль участокта сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән төркемле дәрес үткәрде.
Июль – җәй уртасы, көннәр матурланды, каникуллар, дәвам итә, күңелләр күтәренке! Ә Арча балаларны тернәкләндерү үзәгндә яңадан Сабантуй!!!
«Шатлык» приютында мәктәпкәчә һәм кечкенә яшьтәге балалар белән “Безнең шәһәрнең манаралары” турында ачык дәрес үткәрелде.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт фестивале үткәрү кысаларында "Волонтер" үзәге активистлары Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә "Дустыңны котла" дигән акция үткәрде.
“Шатлык” приютында өлы төркемдә тәрбияләнүче балалар белән “Тәмәкеме әллә сәламәтлекме?” дигән чара үткәрелде.
Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова №2 социаль участогында социаль ярдәм алучы 15 бала арасында төркемле дәрес үткәрде.
Эчкечелекне профилактикалау һәм өлкән яшьтәгеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан Менделеевск "Өмет Яры" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Менделеевск районында тематик буклетлар өләште, шулай ук хәмер зыяны турында әңгәмә үткәрде.
"Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм алучы 15 бала арасында ачык дәрес үткәрде.
Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1248 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 25 кешегә азрак. Республика башкаласы Казанда исә рәсми рәвештә 4137 кеше эшсез дип саналган.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 25 нче июль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 062 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 91 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.