"Сәламәтлек әлифбасы" курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Евлентьева 6 нчы социаль участокта сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән төркемле дәрес үткәрде.
Чара башында кеше сәламәтлеге, дөрес туклану, организм өчен кирәкле витаминнар турында әңгәмә үткәрелде. Аннары очрашуда катнашучылар дөрес төзелгән көн режимы турында сөйләштеләр.
Риторик өлештән соң, балалар кроссворд чиште.