«Шатлык» приютында мәктәпкәчә һәм кечкенә яшьтәге балалар белән “Безнең шәһәрнең манаралары” турында ачык дәрес үткәрелде.
Тәрбияче Шарафутдинова Ләйсән Зявдатовна һәм балалар кызыклы сәяхәттә булып кайттылар. Анда алар манараларның (Сөембикә һәм Спас манаралары) ничек барлыкка килүен белде. Шуңардан башка Казанның бүтән истәлекле урыннарында булдылар, “Түбәтәй” дигән уен уйнадылар. Дәреснең ахырында татар алъяпкычы бизәделәр, аппликация ясадылар.