Эчкечелекне профилактикалау һәм өлкән яшьтәгеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан Менделеевск "Өмет Яры" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Менделеевск районында тематик буклетлар өләште, шулай ук хәмер зыяны турында әңгәмә үткәрде.
"Гадәттәгечә, алкогольне чиктән тыш күп кулланучы өлкәннәр саны бик аз. Әмма соңгы вакытта тенденция үзгәрә һәм өлкән яшьтәге кешеләр арасында кызганычка каршы, исерекләр күренә. Ә иң көчле эчкечелек белән көрәшү алымы булып профилактик чаралар үткәрү тора”, – ди белгечләр.