Июль – җәй уртасы, көннәр матурланды, каникуллар, дәвам итә, күңелләр күтәренке! Ә Арча балаларны тернәкләндерү үзәгндә яңадан Сабантуй!!!
Сабантуй- иң күңелле, ямьле бәйрәм. Анда һәрбер бала үзенә ошаган уенда, ярышта катнаша ала. Яшел чирәмле аланда татарча көрәш, аркан тарту, су ташу, йомырканы кашык кабып йөгерү, кебек татар халык уеннары уздырылды.
Иң кызыгы “Гигант чаңгы”, “Тиен тәгәрмче”, “Күнелле ярышлар”, “Әкәм- төкәм” кебек ярышларда катнашу булды. Ул сыннауларны барысы да “бишлегә” узды.
Сабантуен үткәрүчеләр балаларда татар – халык уеннарына милли гореф-гадәтләргә мәхәббәт, тугрылык уяттылар, һәрбер бала уеннарда катнашып күтәренке күңел, шатлык-сөенечләр һәм бүләкләр белән китте.