Балтач районында волонтерлар "Наз" үзәге белгечләренә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтте

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт фестивале үткәрү кысаларында "Волонтер" үзәге активистлары Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә "Дустыңны котла" дигән акция үткәрде.

Волонтерлар гәҗитләр таратты, уеннар уздыруда актив катнашты.

Наталья Закирова әлеге чарада катнашу волонтерларда толерантлык тәрбияләү нигезе булып тора дип ышана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International