“Шатлык” приюты карамагындагылар тәмәке зыяны турында сөйләште

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

 “Шатлык” приютында өлы төркемдә тәрбияләнүче балалар белән “Тәмәкеме әллә сәламәтлекме?” дигән чара үткәрелде.

Чараның максаты булып балаларга тәмәке тартуның зыяны турында мәгълумат җиткерү, тәмәкенең кеше организмына никадәр зыян салуы турында аңлату торды.

Дәрес башында балалар  тәмәкенең килеп чыгу тарихы белә танышты. Аннан соң тарта торган матдәләрнең кеше организмына зыянын  тикшерде. Таблицадан тәмәке төтененең кеше организмына нинди тәртиптә йогынты ясаганы турында мәгълумәт бирелде. Таблица ярдәмендә тәмәкенең киләчәк буынга никадәр начар йогынты ясаганын да күрсәттелде.

Балалар 4 төркемгә бүленеп, кеше организмы төзелеше ясалган рәсемнәрне тикшерде, аннан соң тәмәкенең организмның кайсы органнарга күбрәк зыян салуы турында сөйләште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International