Чистай районында "Талантлар салават күпере" II Республика бәйгесе узачак

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

29 августта Чистай районы Психинтернат бистәсендә психоневрологик интернатларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында "Талантлар салават күпере" II Республика бәйгесе узачак.

"Талантлар салават күпере" конкурсын гамәлгә куючы булып Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тора, оештыручы– Республика ресурс үзәге. Чарада алты психоневрологик интернатлар карамагындагы 60 кеше катнашачак. Алар алты номинаөиядә көч сынашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International