Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Равил Гайнетдиновны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бүген, 2017нче елның 24нче августында Азнакай муниципаль районында Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, шулай ук Азнакай районы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында Координацион советның хезмәтне яклау буенча киңәйтелгән утырышы булып узды.
Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары мәгариф август конференциясе кысаларында психологлар гамәли утырышында катнашты .
"Тылсым" Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектәРоссия флагы Көненә багышланган чара уздырган . Катнашучылар - учетта торучы балигъ булмаган балалар.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 22 нче август көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 785 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 49 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% күрсәткечен тәшкил итте.
Соңгы мәгълүматларга килгәндә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1046 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 31 кешегә азрак.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
"Үзеңә ышан" хокук бозуларны кисәтү программа кысаларында Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече шәхси эшмәкәр Ленар Усманов белән бергә 10 балигъ булмаган бала өчен ат ишегалдына экскурсия оештырылды. Чара балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, хокук бозулар санын киметүгә юнәлдерелгән
Бүген Совет районында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә "Казан ипподромы" ҖЧҖ, "КазХимНИИ" АҖ һәм Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Совет районы Хәрби комиссариаты вәкилләре катнашты.
Кичә Әлмәт муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашында инвалидларны эшкә урнаштыру буенча үткәрелә торган чаралар хакында авыл җирлекләре башлыклары һәм эш бирүчеләрне тынлады.