Эшсез гражданнар өчен оештырылган буш эш урыннары ярминкәсенә һөнәри ориентация һәм һөнәри укыту бүлеге белгечләре Мобиль офиска килделәр. Гражданнарга консультация бирү өчен Мобиль офисның махус җихазыннан кулландылар
Ярминкәгә килгән гражданнарга белгечләр һөнәр сайлау буенча консультацияләр үткәрделәр, һөнәри укытуның ничек оештырылуы хакында сөйләделәр, укырга җибәрүнең төрле вариантларын карадылар. Алар гражданнарның алган белемнәрен, һөнәри тәҗрибәсен, сәламәтлеген һәм хезмәт базарының торышын искә алып тәкъдим ителделәр.