2017 елның 21 августында Яр Чаллы шәһәрендә “Профхәрәкәт-2017” Яшьләр профориентация форумы старт алды.

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

21-26 августка кадәр Яр Чаллы шәһәре “Звездный” сәламәтләндерү лагеры базасында Яшьләрнең “Профхәрәкәт-2017” профориентация форумы үтәчәк.

2017 ел Форумның төп идеясе булып “Сәнәгый оешмаларда җитештерүчәнлекне арттыру” темасы тора.

Форумда катнашучылар – студентлар, мәктәп укучылары, югары уку йортларын тәмамлаучылар җитештерү процессы атмосферасына тулаем кереп, үзләрен эталон эш урыннарын тудыручылар итеп хис итәчәкләр, кирәкле белем һәм күнекмәләр алачаклар. Алган белем, күнекмәләр аларга киләчәктә уку вакытында һәм гомумән тормышта кирәк булачак.

Форумда катнашырга теләүчеләрдән барлыгы 400 гариза кабул ителде, шуларның 200 конкурс сынауларын үтеп Форумга чакырылды.

Форумда Рәсәйнең 47 регионыннан вәкилләр катнаша.

“Профхәрәкәт” Яшьләр профориентация форумы 6 көн буена онытылмаслык очрашулар, кызыклы ачышлар һәм тыгыз эш мәйданчыгына әвереләчәк.

Катнашучылар Рәсәйнең авыр йөк автомобильләрен җитештерүче иң эре оешмасы белән танышачаклар, ПАҖ “КАМАЗ” җитәкчеләре һәм әйдәп баручы белгечләре оештырган тренинг, презентация, экскурсияләрдә катнашачаклар, ПАҖ “КАМАЗ”ның эш буенча тәкъдимнәрен тыңлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International