Зәйдә инвалидларга эш тәкъдим итәчәкләр

2017 елның 22 августы, сишәмбе

2017 елның 24 августында 09.00 сәгатьтә Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган эш урыннары ярминкәсе узачак.

Эшсез гражданнарга мондый вакансияләр тәкъдим ителәчәк: социаль хезмәткәр, машина йөртүчесе, сакчы, элемтә операторы, каравылчы, вахтер һәм башкалар.

Чара түбәндәге адрес буенча  узачак: ТР, Зәй шәһәре, Нефтьчеләр пр. 37б йорт. Тулырак мәгълүмат: 8 (85558) 71543.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International