ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

22-23 агустта Казан шәһәре Яңа Савин районы эш белән тәэмин итү үзәгендә  "Лента" ҖЧҖ  вәкилләре катнашында эш бирүче көннәре узды.

Эшсез һәм  яңа эшчәнлек эзләүче гражданнарга сату өлкәсендә 260 вакантлы эш урыннарына тәкъдим ителде. "Лента" гипермаркете агымдагы елның 30 октябрендә ачылырга тиеш дип планнаштырыла. 

 

Яшел Үзән мәшгульлек үзәгендә эш эзләү дәверендә авырлыклар кичерүче затлар өчен махсуслаштырылган ярминкә үткәреде.

 

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Лейсән Галимҗанова Татарстан Республикасының XX гасырның 100 иң күренекле әһелләре популярлаштыруга багышланган – "Алардан башланды тарих" дигән темага әңъгәмә үткәрде.

 

Бу көннәрдә җәйге каникулларны Түбән Кама "Балкыш" социаль приюты тәрбияләнүчеләр актив үткәрәләр. Буш вакытта экскурсиягә шәһәр паркларына , ял итү һәм күңел ачу үзәеләренә бару мөмкинлеге дә каралган.

 

Балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп кенә без балаларны бәла-казадан саклап кала алабыз. Әлеге чара балаларда янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен саклауга җаваплылык һәм ут чыганагына дөрес караш тәрбияли.

 

 "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы  Ольга Колганова балигъ булмаганнар өчен  "Минем яраткан шәһәр" дип исемләнгән интерактив иҗади чара оештырды.

 

"Наз" Аксубай халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегенең  белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен "Таш чокыр" чишмәсенә шактый кызыклы экскурсия оештырган .

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча "Мин тормышны сайлыйм!" программасы өченче ел эшләп килә.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 23нче августа җыр укытучысы  34 инвалид бала белән Светофория иленә экскурсия уздырды.

 

 «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләрнең Дилә Волкова   җитәкчелегендә чираттагы вакыйга булып Балалар иҗат Йортына барулары булды.

Экскурсиянең максаты - балаларның кызыксынуын үстерү,  иҗатка мотивацияләү.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International