"Лента" җәмгыяте казанлыларга 260 эш урыны тәкъдим итте

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

22-23 агустта Казан шәһәре Яңа Савин районы эш белән тәэмин итү үзәгендә  "Лента" ҖЧҖ  вәкилләре катнашында эш бирүче көннәре узды.

Эшсез һәм  яңа эшчәнлек эзләүче гражданнарга сату өлкәсендә 260 вакантлы эш урыннарына тәкъдим ителде. "Лента" гипермаркете агымдагы елның 30 октябрендә ачылырга тиеш дип планнаштырыла. 

Очрашу барышында эш бирүче оешма вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартларыт белән  таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.  

Эш бирүче көннәрендә  558 катнашты, шуларның  214е анкеталар тутырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International